+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 сентябрь 2021, 10:30

Сеңлесен коткарырга ташланган булган...

Янгында пешкән үсмер вафат булган.

Сеңлесен коткарырга ташланган булган...
Сеңлесен коткарырга ташланган булган...
Бүген иртән Уфаның 18нче дәваханәсендә бакча йортында янгын вакытында сеңлесен коткарырга омтылган 15 яшьлек үсмер вафат булган.

Кимендә 50 процент тәне пешкән үсмер фаҗигадән соң бер атнадан артык реанимациядә яткан.

Алдарак хәбәр итүебезчә, 20 сентябрьдә Уфаның Калинин районында Федоровка авылының «Ольховое» бакчачылык ширкәтендә алты баласы булган гаилә яшәгән бакча йорты яна. Утта 9 яшьлек кыз һәлак була, 15 яшьлек абыйсы кызны коткарырга омтыла, тик үзе авыр тән җәрәхәтләре ала һәм дәваханәгә салына. Алтынчы бала - өлкән кызлары фаҗига көнендә картәниләрендә була.

Гаилә авыр тормыш хәлендә калды. Ата-аналар һәм балалар кием-салымга һәм көнкүреш әйберләренә мохтаҗ. Калинин районы хакимияте зыян күрүчеләргә вакытлыча торак бирде.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: