+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 сентябрь 2021, 12:29

"Әни, пенсияң аз, мин сине карамыйм..."

44 яшьлек улы авыру әнисеннән баш тарткан.

"Әни, пенсияң аз, мин сине карамыйм..."
"Әни, пенсияң аз, мин сине карамыйм..."
Бу җан тетрәндергеч хәл Ленинград өлкәсендә булган. Бу хакта биредәге Картлар йортына эләккән пенсионер хатын-кыз "Правда.ру" басмасына биргән интервьюсында сөйләгән.

"Шундый картлыкта яшәрмен дип уйламаган идем дә. Берүзем улымны аякка бастырдым. Ирем җитди авырудан яшь чакта ук үлеп китте.

Хәзер үземә дә үләргә вакыт җитте кебек. Бер ай элек инсульт үткәрдем. Аякларым йөрми башлады. Улым мине үзенең фатирына алып китеп карар дип уйлаган идем, әмма минем өметләрем тормышка ашмады. "Пенсияң 20 меңгә дә тулмый, мин сине карамыйм", - диде.

Арытаба шушы Картлар йортына урнаштырды. Шалтыратып, хәлне дә белгәне юк. Нәнәем: "Үскәч, әни кирәкми инде ул", - дип әйтә торган иде. Бу сүзләр бик дөрес булып чыкты", - дип сөйләгән ул.

Журналистлар сүзләренә караганда, әлеге вакытта әби үзен яхшы хис итә. Сәламәтлеге дә яхшыра башлаган. Киләчәктә ул үз фатирына кайтырга хыяллана.

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: