+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 сентябрь 2021, 15:30

Хатынын да, әбисен дә...

Бичара карчык кан коелган фатирга вакытсыз килеп кергән.

Уфада 45 яшьлек ир хатынын һәм әбисен үтергән. Хәзер ул сак астында. 29 сентябрьдә аңа чираттагы тапкыр чик кую чарасын озайттылар. Бу хакта Калинин районы судында хәбәр иттеләр.

Җинаять былтыр 26 октябрьдә була. Гаепләнүче бу көнне хатыны белән булган, алар арасында бәхәс чыккан. Ир сүзләренә караганда, хатыны аның белән даими рәвештә әрләшкән һәм дәгъва белдергән. Соңгы җәнҗал вакытында хатын исерек булган. Күпмедер вакыттан соң ир чыгырыннан чыга һәм пычак белән дүрт тапкыр хатынының күкрәгенә һәм муенына чәнчә. Ул алган җәрәхәтләрдән үлә.

Шул ук пычак белән фатирга килеп кергән әбисенә дә чәнчә, чөнки ул үтерү шаһиты булырга мөмкин, дип курка. Гаепләнүче аңлатканча, аның әбисе вакытсыз килеп кергән. Аңа ул 16 тапкыр кадый. Яраланучы үлемгә дучар була.

– Суд утырышы барышында ир сак астына алу рәвешендә иректән чикләү чараларын озайтуга каршы килмәде, - дип өстәделәр судта.

Гаепләнүче тикшерү изоляторында кимендә тагын бер ай уздырачак. Җинаять эше буенча аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Фото: kp.ru

Хатынын да, әбисен дә...
Хатынын да, әбисен дә...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: