+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 сентябрь 2021, 12:55

"Тыныч, тыйнак кызлар иде..."

Ырынбур өлкәсендә Башкортстаннан булган өч кызны үтерүләре турында язган идек. Фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды.

"Тыныч, тыйнак кызлар иде..."
"Тыныч, тыйнак кызлар иде..."

Кызлар - Гай шәһәрендәге медицина көллияте студентлары.

«Гай РФ» басмасы хәбәр иткәнчә, иртәнге сәгать дүртләрдә янгын сүндерүчеләргә "Яшьләр" урамындагы биш катлы йортта фатир яна", дигән чакыру килгән. Утны сүндереп, коткаручылар ике кызның гәүдәсенә тап була – тәннәрендә тирән яралар булганлыктан, аларны балта белән чабып үтергәннәр, дип фаразлана. Вакыйга урынына тикшерүчеләр һәм оперативниклар килә һәм тиздән йорт ишегалдында шул ук фатирда яшәгән тагын бер кызның мәетен таба.

Кызлар - Баймак районының Югары Идрис авылында туып-үскән 17 яшьлек Айгизә  (һәлак булган кызларның исемнәре үзгәртелгән ) һәм Юмаш авылыннан 19 яшьлек Зөлфия, шулай ук Күгәрчен районының Туембәт авылында туып-үскән 18 яшьлек Әдилә. Фатир хуҗасы алар турында уңай фикердә – тыныч, тыйнак кызлар булуы турында әйткән. Сүз уңаенда, күршеләрнең берсе дә тавышлар ишетмәгән.

Җаһил кызларны йоклаган вакытларында үтергән дигән фикер кала. Ә менә мәете ишегалдында табылган өченче кыз һөҗүмчедән качарга омтылган, тик нигә кычкырмаган һәм ярдәмгә чакырмаган - әлегә сер булып кала.

Хәзер җинаятьне эзтабарлар тикшерә. Алар һәлак булганнарның күршеләреннән һәм туганнарыннан сораштыра, җинаять урынын карый, үлгән кешеләрнең соңгы көннәре вакыйгаларының картинасын тергезергә тырыша. "Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кайбер мәгълүмат чараларында җинаятьтә шикле кешенең фотосын бастырганнар. Ул Күгәрчен районыннан 18 яшьлек егет, янәсе Әдиләне ошатып йөргән булган...

Ләкин Тикшерү комитеты әлегә бу фаразны расламаган. 

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: