-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 октябрь 2021, 09:20

"Йөргән егете дә юк иде..."

Кичә Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә урнашкан фатирларның берсендә үтерелгән өч яшь студент кызның туганнары һаман хәсрәттән айный алмый.

"Йөргән егете дә юк иде..."
"Йөргән егете дә юк иде..."
18 яшьлек Әдиләнең әтисе «КП-Уфа» белән сөйләшкәндә бердәнбер кызының исән булмавына әлегә кадәр ышана алмавын белдергән.

- Ул һәрвакыт шундый мөстәкыйль иде, һәрвакыт тормыш буенча лидер. Әдилә кечкенәдән табибә булырга хыялланды. 9нчы сыйныфтан соң училищены үзе сайлады, шәфкать туташы булырга теләде. Башта укыячакмын һәм шәфкать туташы булачакмын, ә аннары инде югары белем турында да уйларга мөмкин булачак, диде. Без әнисе белән аңа сөенеп туя алмадык – ул һәрвакыт барлык карарларны үзе кабул итте, - дип авыр сулый Камил.

Кызның әти-әнисенә нинди дә булса проблемалары, яки аңа кем дә булса янавы турында сөйләгәне булдымы, дигән сорауга ир Әдиләнең беркайчан да зарланмавын, гомумән, укуга бирелүен, йөргән егете дә булмавын белдергән.

- Аның егете юк иде, Әдилә һәрчак, кияү турында уйларга иртә әле, башта укырга кирәк, ди иде. Без бит анда ниләр булганын үзебез дә белмибез. Тикшерүчеләр шалтыратты, ә мин аларга нәрсә җавап бирә алам? Мин, гомумән, төньякта булдым, эшләдем. Бу хәбәр килгәч тә шунда ук билет алдым, хәзер Мәскәүдә. Башта авылга кайтам, аннары Гайга барачакмын. Хәзер анда улым. Хатыным әлегә шок хәлендә, кайгыдан айный алмый, - ди Камил.

Мәрхүмә студенткаларның мәетләрен кайчан туганнарына тапшырачаклары әлегә билгеле түгел. Хәзер судмедэкспертиза үткәрелә, шуннан соң кызларны туган авылларына алып кайтып җирләячәкләр.

Мәрхүмә булган икенче кыз Айгизәнең әтисе үлем җәзасын кайтаруларын сораган.

Кичә Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә медицина училищесында укыган өч Башкортстан кызын үтерделәр. Җинаятьче аларны пычак белән кискәләп, фатирга ут төрткән...

Элегрәк үтерүдә кызларның берсенең дусты, 18 яшьлек Әнвәрдән шикләнгәннәр иде. Егетнең фаҗигагә катнашлыгы булмавы ачыкланган.

Фото:  bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: