+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 октябрь 2021, 09:55

Аны Төркиядә гаепләмәкчеләр иде

Төркиядә угрылыкта гаепләнеп тоткарланган 27 яшьлек Алия Миллер өенә кайта. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, ул Октябрьский шәһәреннән Анталиягә ире һәм кечкенә ике баласы белән алты көнгә барган иде.

13 сентябрьдә гаилә Уфага кайтырга тиеш була, тик очып китәргә ике көн кала аны икенче туристның акча букчасын урлауда гаеплиләр. Алия үз гаебен кире кага һәм җинаятьне отель хезмәткәрләре кыла ала, дип саный. Страховка буенча гаиләгә адвокат яллый алмыйлар – аларга юридик хезмәтләр күрсәтүдән баш тарталар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хәлне белеп, милләттәшебезгә ярдәм итте.

"Ниһаять, мин сезгә яхшы яңалыклар хәбәр итәм, мин хәзер өйгә юл тотам, - дип яза Алия Миллер. - Радий Фәрит улы Хәбировка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннән соң аның республика Вәкиллегенә мәсьәләне хәл итәргә кушуы өчен зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аллаһка шөкер, республика мине өйгә кайтару өчен мөмкин булганның барысын да эшләде. Әлбәттә, мәсьәлә әле хәл ителмәгән һәм барысы да хәл ителәчәк, тик мин ышанам ки, видео бар, һәм аның буенча минем гаепсезлегемне аңларга мөмкин. Шуңа күрә тикшерәчәкләр, әмма инде миннән башка».

Фото: bashinform.ru

Аны Төркиядә гаепләмәкчеләр иде
Аны Төркиядә гаепләмәкчеләр иде
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: