-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 октябрь 2021, 18:25

Бер авария - дүрт үлем

4 октябрьдә Әлшәй районында ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган.

Бу хакта төбәктәге ЮХХДИ хәбәр итте.

Авария Казанка авылыннан ерак түгел Раевка-Ташлы автомобиль юлының җиденче километрында булган. Анда "ундүртенче" һәм "Renault Logan" автомобильләре бәрелешкән.

Алынган җәрәхәтләрдән 40 яшьлек шофер һәм аның 48 яшьлек пассажиры һәлак була. Чит ил машинасында 79 һәм 68 яшьлек ике пассажир хатын һәлак булган. МЧСта шулай ук госпитализациядән баш тарткан бер зыян күрүче турында хәбәр иттеләр.

Трассада хәрәкәт ябылмаган. 

Фото: gorobzor.ru

Бер авария - дүрт үлем
Автор:Резеда Галикәева