+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 октябрь 2021, 09:15

Кызларны үтерүдә шикле кеше тотылган

3 октябрдә Гай шәһәрендә өч студентны үтерүдә шикләнелүче 30 яшьлек Александр Лазарев тоткарланган.

Кызларны үтерүдә шикле кеше тотылган
Кызларны үтерүдә шикле кеше тотылган

Җинаятьчене автомобиль урлап киткән вакытта тота алганнар. Әйтергә кирәк, элегрәк молекуляр-генетик экспертиза ир-атның җинаятькә катнашы барлыгын раслады.

Лазарев Орскида туып-үскән, элек хөкем ителгән, кеше үтергән өчен 9 ел төрмәдә үткәргән. Өйләнгән, баласы бар.

Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, җинаять кылган вакытта ирнең нинди киемдә булуы ачыкланган.

- Аның буенча молекуляр-генетик экспертиза үткәрелде. Шулай ук әлеге торган урынга бару маршруты да ачыкланды, - дип хәбәр итә тикшерүчеләр.

Искәртеп узабыз, 30 сентябрь төнендә коточкыч җинаять булды. 17, 18 һәм 19 яшьлек өч студент кыз үтерелде. Икесенең мәетләре – фатирда, ә өченчесенең - йорт ишегалдында табыла. Үтерүчене шунда ук ачыклый алмыйлар. Әмма ул тоткарланган һәм хәзер тикшерүчеләргә фаҗиганең барлык шартларын ачыкларга туры киләчәк.

Һәлак булган өч кыз да көчләнгән, дип яза "Гай. рф" басмасы, үз чыганакларына сылтанып. Тикшерү ачыклаганча, пычак яраларыннан тыш, тәндә сексуаль көчләү турында белдерүче башка җәрәхәтләр дә бар. Корбаннар тулысынча чишендерелгән. Мәгълүматлар буенча, кызлар үтерелгән вакытта ниндидер препарат йогынтысында йоклаган булырга мөмкин. Аларның берсе генә уянып качарга омтылган...

Фото:  bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: