-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 октябрь 2021, 11:37

"Сезгә, якынча, бер ай яшисе калган..."

Яман шеш белән авыручы 38 яшьлек ир-егет "ВКонтакте" социаль челтәрендә җан тетрәндергеч язма бастырган.

"Сезгә, якынча, бер ай яшисе калган..."
"Сезгә, якынча, бер ай яшисе калган..."

Бу язманы ул "Тормыш" дигән төркемдә бастырган.

"Яман шеш белән авырганымны ярты ел элек белдем. Әлбәттә, курыктым. Әмма табиблар: "Бу авыруның башлангыч этабы гына, шуңа күрә дәваларга була", дип белдерде. Бу яңалыктан соң җанга рәхәт булып киткән иде.

Шушы алты ай эчендә төрле дәвалау ысуллары уздым. Әлбәттә, алар җиңел үтмәде. Каты ябыктым, башымда чәчләрем коелып бетте. Савыгырмын, дип хыялланган идем.

Тик соңгы тапкыр табибка баргач, күңелсез яңалык ишеттем: "Кызганычка каршы, безнең дәвалау ысуллары сезгә ярдәм итмәгән, шешегез үскән. Сезгә якынча бер ай яшисе калган", - диде.

Әлеге вакытта үземне яхшы гына хис итәм. Үләчәгемә бер дә ышанасы килми. Башка табибларга да язылып куйдым әле. Бәлки алар икенче фикер әйтер..." - дип язган ул.

Фото; pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: