Тикшерү фаразы буенча, бала коляскадан төшәргә маташкан һәм каешларга чуалган. Ата-аналар бу вакытта өй эшләре белән шөгыльләнгән. Алар сабыйны җансыз килеш тапкач, ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар берни дә эшли алмаган инде.
Вафат булган сабыйның гаиләсе профилактика органнарында исәптә тормый һәм тагын бер бала тәрбияли.
Тикшерү комитеты бала үлү факты буенча тикшерү үткәрә.
Фото: kp.ru