-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 октябрь 2021, 09:50

"Бер көн кала эштән сорап китте..."

Ырынбур өлкәсендә коточкыч җинаятьтә гаепләнүчене эш бирүчесе ничек сурәтли?

"Бер көн кала эштән сорап китте..."
"Бер көн кала эштән сорап китте..."
Аз сөйли торган, адекват, һәрвакыт башлаган эшен ахырына җиткерә... Башкортстаннан Гай медколледжында укучы өч студентны үтерүдә гаепләнеп кулга алынган Александр Лазаревны хезмәттәшләре нәкъ шулай сурәтли.

Август аенда Лазарев эшче булып урнаша. Ул Гай бизнесмены кибете базасында эшли, ә сентябрь азагында аны контактсыз оператор вазыйфасына күчерәләр.

«Ул нормаль эшләде, бик җаваплы карады. Без элек хөкем ителгән эшчеләрне эшкә алмый идек, әмма бу хөкем ителүчегә охшамаган иде: аның тышкы кыяфәте дә идеаль иде, түбәне дә япты, койманы да буяды, бернидән дә баш тартмады. Хезмәт хакы да югары иде, 60 мең сумга кадәр. Эчмәде, наркотик кулланмады, һәрвакыт эшкә килде. Ял көннәрендә дә хәтта бездә эшләде", - дип сөйли Лазарев турында аның эш бирүчесе.

Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренә караганда, үтерүгә бер көн кала ир эштән сораган һәм Орскка кием сатып алырга барачагын әйткән.

"30 сентябрь иртәсендә, яңа кием киеп килгән иде, әмма югалып калган кебек, йөзе кып-кызыл иде. Температура бар, диде, мин аны шунда ук өенә кайтарып җибәрдем. Соңрак ул шалтыратып, даруларга акча сорады, икенче көнне аңа хезмәт хакын хезмәттәше тапшырды. Һәм башка без аны күрмәдек ", - диде эш бирүче.

Исегезгә төшерәбез, өч кызның гәүдәсе Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә 30 сентябрьгә каршы төндә табылды. Лазаревны Русия Җинаять кодексының биш мәддәсе буенча гаеплиләр. Суд карары буенча ул 2021 елның 30 ноябренә кадәр кулга алынган.

фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: