+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 октябрь 2021, 16:10

Вахтерны “җен котырткан”мы?

Лицей укучысының 373 мең сумлык 34 бриллиантлы йөзеге югалган.

Вахтерны “җен котырткан”мы?
Вахтерны “җен котырткан”мы?
Алтай педагогия лицеенда вахтер булып утыручы өлкән яшьтәге ханым шунда белем алучы укучының 373 мең сумлык 34 бриллиантлы йөзеген урлаган. Бу эш буенча дәүләт гаепләүчесе, Барнаул үзәк район прокурорының өлкән ярдәмчесе Инна Платонова белдерүенчә, кыз вахтер хатынны гафу иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бу хәл агымдагы елның апрелендә булган. Укучы әтисе туган көненә бүләк иткән кыйммәтле балдакны бәдрәфтәге раковинада онытып калдырган. Соңрак аны каравылчы табып, вахтерга тапшыра.

Икенче көнне кыз вахтага мөрәҗәгать итә, тик хатын балдакны башка укучыга бирдем дип җавап бирә, тик чынлыкта аны үзенә калдыра.
Күпмедер вакыт узгач, йөзек шулай да табыла: бер ир лицей директорына балдак һәм хат салынган конверт китереп бирә. Ә хатта билгесез ханым янәсе бу йөзекне үз кызында табуы һәм хуҗасына кире кайтарырга теләве турында яза. Әмма полицейскийлар хатны куркып калган 63 яшьлек вахтерның язган булуын ачыклый. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, хатын шунда ук лицейдан эштән киткән.

Зыян күрүчеләр вахтерны гафу иткән. Суд аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган һәм аннары, категорияне киметеп, җәзадан азат иткәннәр.

Хатын үз гамәлен "җен котыртуы" аркасында эшләнде, дип аңлата.


Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: