-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 октябрь 2021, 10:50

18 кеше корбан булган

Сак булыгыз! Контрафакт аракы Башкортстанга да үтеп керә ала.

Күрше Ырынбур өлкәсендә контрафакт белән агуланып 18 кеше үлгән. Башка зыян күрүчеләрнең гомере өчен реаниматологлар һәм наркологлар көрәшә.

Өлкәдә оператив медицина штабы җәелдерелгән. Әлеге кешеләр кулланган эчемлектә метанол табылган.

Хәзер куркыныч хәмернең, төбәкләрнең якынлыгын исәпкә алып, республика территориясенә үтеп керә алуы ачыклана.

Башкортстан халкына шикле сыйфатлы алкоголь сатып алмаска һәм кулланмаска киңәш итәләр.

Республикада быел һәм узган ел легаль булмаган әйләнештәге продуктларның, шул исәптән суррогатларның таралуына каршы профилактика чаралары көчәйтелде.

Фото: bash.news.ru

18 кеше корбан булган
18 кеше корбан булган
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: