-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 октябрь 2021, 10:35

Берсенә - 18, икенчесенә 19 яшь иде...

Татарстанда һәлакәткә тарыган самолет пассажиры абыйсының күз алдында үлгән.

Берсенә - 18, икенчесенә 19 яшь иде...
Берсенә - 18, икенчесенә 19 яшь иде...

Башкортстанда яшәгән 19 яшьлек кыз Татарстанда һәлакәткә юлыккан самолет бортында булган. Кызның абыйсы аны коткарып калырга омтылган, тик соң булган.


— Бу көнне ул беренче тапкыр парашют белән сикерергә тиеш иде. Мин аны шунда алып бардым, самолетка утырттым, үзем җирдә көтеп калдым. Самолет очып китте, биеккә күтәрелде, әмма аннары аска таба атылды. Мин шунда юнәлдем, бу урынны бик озак эзләдем. Кайберләрен дәваханәгә алып киттеләр, әмма сеңлем инде үлгән иде, — дип хәбәр итте ир.

Бортта тагын бер яшь кеше булган, ул да беренче тапкыр сикерергә ниятләгән. Константин 4 октябрьдә үзенең 18 яшен билгеләгән. Экстремаль сикереш аның өчен бүләк булган.

"Алар бер тапкыр да парашют белән сикермәгәннәр. Беренче сикерүне башкарырга хыялланганнар", - ди Башкортстан Парашют спорты федерациясе рәисе Гайрат Манаев.

Һәлакәттән соң 16 кеше һәлак булган, 6 кеше коткарылган. Могҗиза белән исән калган парашютчылар арасында безнең ике якташыбыз да бар.

Фото:  bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: