+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 октябрь 2021, 12:15

Кулсыз малайның хыялы тормышка ашты

Июльдә Башкортстанда коточкыч бәхетсезлек очрагы теркәлгән иде.

Кулсыз малайның хыялы тормышка ашты
Кулсыз малайның хыялы тормышка ашты
Туймазы районында 10 яшьлек малай, туп алырга теләп, трансформатор щитына тотына һәм аны көчле ток бәрә.

Бала авыр җәрәхәтләр ала һәм аның ике кулын да ампутациялиләр. Озак тернәкләнгәннән соң, үсмер янә тормышка кайта. Ул үзен кулсыз карарга өйрәнә һәм матур киләчәк турында хыяллануын дәвам итә.

Әйтик, үсмернең "Ламборгини" машинасында йөрергә теләге булган. Бу хыял да тормышка ашкан. Мәскәү бизнесмены гаиләне башкалага чакыра, баланың һәм аның әнисенең юл  һәм яшәү чыгымнарын тулысынча каплый һәм, әлбәттә, малайны хыялланган машинасында йөртә...

Мең рәхмәт яусын бу игелекле кешегә!

Фото: bash.news.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: