+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 октябрь 2021, 08:05

Үтергеч спирт Уфада сатылган

Ырынбур өлкәсендә 34 кеше шул спирт белән агуланып үлде.

Үтергеч спирт Уфада сатылган
Үтергеч спирт Уфада сатылган

Ачыклануынча, бу спиртны Уфада сатып алганнар.

«Мвдмедиа» порталы мәгълүматлары буенча, куркыныч сыекча коррозиядән саклаучы техник спирт булган. Әлбәттә, эчемлек сыйфатында мондый матдәне кулланырга ярамый.

Акча эшләргә теләп, намуссыз гражданнар шундый техник спиртны Уфаның бер компаниясеннән сатып алып, Ырынбур өлкәсенә кайтарганнар. Куркыныч сыеклыкны арзан алкоголь буларак сатканнар.

Соңгы мәгълүматларга караганда, суррогат белән агуланучылар саны 34 кешегә җиткән.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: