-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 октябрь 2021, 18:17

"Иремне сөяркәсе белән бергә тукмадык..."

Хатын-кызларны алдап йөрсәң, шулай да була ул.

"Иремне сөяркәсе белән бергә тукмадык..."
"Иремне сөяркәсе белән бергә тукмадык..."

Интернет челтәрендә нинди генә язмалар тапмыйсың. Бу гаҗәп хәл турында хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Язмыш" дигән төркемдә язып калдырган.

"Ирем белән 12 ел дәвамында бәхетле тормыш кичергәннән соң, хәлләр үзгәрә башлады. Беренчедән, ул эштән соңлап кайта торганга әйләнеп китте. Икенчедән, ниндидер элек булмаган командировкалар килеп чыга башлады. Бер көнне дуслар кунакка килгән иде. Ирем дусы белән күп кенә аракы эчте. Ул йоклап киткәннән соң, аның кесә телефонын тикшердем һәм сөяркәсе булуын ачыкладым. Аның номерын язып алып, шалтыраттым. Күрешергә сөйләштек.

Арытаба иремнең аны алдап йөрүе ачыкланды. Имеш тә, аның бернинди гаиләсе дә юк икән.

Ул хатын белән сөйләшеп куеп, аның исеменнән иремне күрешергә чакырдык. Килсә, без өстәл артында икәүләп утырабыз. Сез аның күзләрен күрсәгез. Кая барырга белми. Без аптырап тормадык. Сөяркәсе белән бергәләп аны тукмадык та, борылып кайтып киттек. Хәзер аның белән яшәмим инде..." - дип язган ул.

Фото: pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: