-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 октябрь 2021, 16:25

Мәетне мәсхәрәләүче хөкем ителде

Хәйбулла районында булган бу хәл бөтен республиканы тетрәндергән иде.

Хәйбулла районында суд каршына 27 яшьлек яшь кеше басты, ул күршесен буып үтерә һәм мәетен көчли.

Исегезгә төшерәбез, бу коточкыч вакыйга агымдагы елның язында бөтен республиканы шаккаттырды. 2018 елның декабрендә Бүребай авылында ике бала анасы хәбәрсез югалган. 44 яшьлек Галина Пономарева өйдән бер халат һәм галошта киткән, шуннан бирле аны берәү дә күрмәгән.

Хатын-кызның гәүдәсе 2,5 елдан соң гына табыла. Тиздән тикшерүчеләр үтерүченең эзенә төшә: ул хатынның күршесенең улы булып чыга, аның белән Галина дус була.

Судта җан кыючы ханымның ул көнне кунакка килүен, хәмер эчүләрен, ә өйдәгеләр йокларга яткач Галинаның аны аздыра башлавын әйтә. Галина кайтып китәргә маташкач, ярсыган ир башта аны буып үтерә, ә соңыннан, аның суламавына инанып, көчли.

Иртән кеше үтерүче әнисенә бу хәл турында сөйләгән. Алар башта мәетне сарайга яшерәләр, ә соңрак төнлә чүплеккә чыгаралар.

Нәтиҗәдә, ирне үтерүдә гаепле дип табалар һәм аны 8 елга катгый режимлы колониягә хөкем итәләр, шулай ук мәрхүмнең туганнарына мораль компенсация исәбенә 400 мең сум акча түләтәләр.

Фото: kp.ru

Мәетне мәсхәрәләүче хөкем ителде
Мәетне мәсхәрәләүче хөкем ителде
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: