-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 октябрь 2021, 10:35

31 елдан соңгы җиңү!

Сәнгатькә юлы, һай, урау булды Данисның.

31 елдан соңгы җиңү!
31 елдан соңгы җиңү!

...Нәрсә булды соң әле бу күңелгә? Каядыр ашкына, нидер җитмәгән кебек. Барысы да үз урынында бит. Тормыш җайга салынган. Зарланырлык сәбәп юк. Әллә гармунда берәр көй сыздырып алыргамы соң, нидер борчыганда ярдәмгә килә ул тугры дус.
Йөгерек бармаклар гармун төймәләренә кагылуга, бүлмәгә илаһи моң таралды. Бу көйне аның икетуган апасы ярата. Килгән саен сорый. “Теге “Наласа”ны уйна әле, рәхим итеп”, дип сорый. Икесен дә гамьсез балачак иленә алып китә бу көй. Хәер, гамьсез дип әйтү дөрес үк булыр микән. Күңелле генә түгел, үзәк өзгеч хатирәләр дә саклана ул чордан... Иртәдән бирле эче пошып йөрүенең сәбәбенә төшенде, ниһаять. Хәтфәдәй яшел төстәге гармун күңел төпкеленә яшеренгәнне актарып чыгарды.


...Ул чакта Даниска алты яшьләр тирәсе булгандыр. Икетуган апасына Казаннан гармун алып кайттылар. Шундый матур, ялтырап тора! “Данисның күзе кызды, билгеле. Ә инде туганы бик матур көй дә уйный башлагач... “Их, мин дә өйрәнсәм иде уйнарга!” Тәки кереп оялады бит әлеге “корт” малай күңеленә. Җае чыккан саен Данис апасы янына барды, гармун телләренә баскалады. Тырыша торгач, көйгә охшаш авазлар да чыга башлады. “Молодец, бул­дырасың!” — дип апасы да канатлар үстереп җибәрде.
Сихри гармун төшләренә кереп бимазалады хәтта. Әнкәсенә дә тынычлык бетте. “Әнием, алыйк инде гармун, өйрәнәсем килә. Син миңа кушылып җырларсың...”
Ана кеше бердәнбер йөрәк парәсенең үтенечен кире кага алмады, әлбәттә. Буш хыял түгеллеген күрә ич, малайның сәләте бар. Өйрәнсен, уйнасын. Бәлки, чыннан да, остарып китәр.
Алдылар малайга җаны теләгә­нен. Яшел төстәге “Чайка” иде ул. “Шуя шәһәрендә ясалган”, — дип аңлатты әнисе. Түбәсе күккә тиде Данисның! Гармунны кулыннан төшермәде диярлек. Тиргә батып тырышулары бушка китмәде. Улы өчен ихлас куанган Нәсимә апа тәвәк­кәлләде, Данис өченче сыйныфка барасы елны баян да бүләк итте. Бәхете мөлдерәмә тулды малайның. Инде апасыннан гына түгел, авылдагы бүтән гармунчы абыйлардан да дәресләр алырга кереште. Авылда музыка мәк­тәбе булмавына эче пош­ты. Чын музыкантлар сыман ноталар буенча уйнасаң иде ул...
Хәер, бәхет кошы берчак елмаерга ниятләгән иде малайга. Башкаладан сәләтле балалар эзләп йөрүче апа-абыйлар килеп төште. Данисны да тыңладылар. Соңыннан үзара нидер сөйләштеләр. Арытаба Данисны әнкәсе белән чакырып алдылар. “Музыка интернатына укырга барасың киләме?” — дип сорадылар. Килмиме соң! Нәсимә апа да сөенде бу тәкъдимгә. Аллаһка шөкер, ак юллар ачыла түгелме улына. Тик менә... интернатта яшәп укырга кирәк икән. Бәләкәй бит әле улы. Сагынуга түзәр микән. Әтисе белән киңәшләшергә кирәк, ул ни әйтер.
Ата кеше кырка каршы төште. “Хәзер, бер белмәгән-күрмәгән җиргә бала җибәрергәме? Юк! Мәктәпне бетергәч, үзе карар. Әле рөхсәтем юк, бетте-китте!” Балавыз сыгып алды алуын Данис, карышып булмый...
Гамьсез вакыт уза бирде. Малай гармунда, баянда осталыгын чарлый. Әтисе дә торган саен улы белән ныграк горурлана, кинәнеп тыңлый. “Салып” кайткан чагы булса, бигрәк тә күңеле нечкәрә, моңга сусый. Көннәрнең берсендә эштән шактый соңлап, ярыйсы кызмача кайтып керде гаилә башлыгы. Инде йокларга җыенган улына боерык бирде: “Давай, уйна теге мин яраткан көйләрне!”
Данис нык кына арыган иде, күзләре йомыла, кәефе дә юк. Әтисе эчеп кайтканны яратмый ул, әнисен кызгана. Болай да ярсу холыклы ир тәмам “ычкына” андый мәлләрдә. Тракторчы кеше авылда һәркемгә кирәк, “сый”ны кызганмыйлар. Өендә ни кылачагын уйлап та бирмиләр... Данисның киреләнүе ирне тәмам чыгырыннан чыгарды. “Ә, алаймыни әле?!” — дип, гармунны ишек төбен­дәге бетон плитәгә җан-фәрманга бәреп, челпәрәмә китерде. Хәтфәдәй яшел “Шуйский” мәңгегә тынды... И шул чакта үрсәләнеп елаганнары Данисның, әле булса хәтереннән җуелмый. Шул кадәр дә кызганыч иде аңа яраткан гармуны! Әнисе дә улын кочып, үкси-үкси елады. Иртән ата кеше ни кылганын аңлады, гафу үтенде, билгеле, тик эш узган, гармунны кире кайтарып булмый.
Гармун тарихы шуның белән төгәлләнде. Әтисен кичерде Данис, баянда уйнавын ташламады. Әлеге аяныч хәлне бик сирәк кенә исенә төшерә торган булды. Вакыты җиткәч, өйләнде, балалар үстерде. Оста баянчы авылда үтә кадерле бит ул, туй, юбилейлардан, концертлардан калдырмадылар. Ә бервакыт яшь кенә завклуб кыз мөрәҗәгать итте аңа: ”Данис абый, районда “Уйна, гармун” бәйгесе оештыралар. Без дә авыл гармунчыларыннан ансамбль оештырып, катнашыйк әле. Сез баянда уйнарсыз”, — диде. Шулчак, үзе дә сизмәстән, Данис әйтеп куйды: “Карале, моннан 31 ел элек мин дә гармунда уйный идем бит!” Клубның гармуны бар икән, төймәләрен капшап чыкты. Ай-һай, онытмаган лабаса бармаклар, элеккечә сизгерләр, йөгерекләр!
Конкурста ансамбль яхшы чыгыш ясады. Данис исә ялгыз башкаруда беренче урын яулады. Уңыш канатландырып, илһамландырып җибәрде аны. Икенче елга теге клуб гармунында ныклап әзерләнеп, гармунчылар бәйгесендә гран-прига лаек булды! Уфа кунагы – танылган музыкант Айнур Фатыйхов жюрида иде, үз куллары белән тапшырды бүләкне. Урыны оҗмахта була күрсен сәләт иясенең... Шунысы үзенчәлекле – гран-при хәтфәдәй яшел “Шуйский” гармуны иде! Данисның шатлыгы эченә сыймады. “Тәки тырыштым бит, шәп уйнадым әй, җиңдем барыбер!” — дип тантана итте. Гаиләсе, якыннары да сөенечен уртаклашты. Икетуган апасы аеруча куанды, “Афәрин, булдырдың!” дип кояштай балкыды.
Еллар үз агышыннан туктамады. Данисның да җиңүләре ешайганнан-ешайды. Күптөрле бәйгеләрдә катнашты, мактау-бүләкләргә лаек булды. Ә көннәрнең берсендә кичен, гадәттәгечә, кулына яшел гармунын алып утырган иде, кинәт тыны куырылды. Башына яшен тизлегендә уй килде: “Бәй, бу хәтфәдәй яшел гармунны Аллаһы Тәгалә җибәргән ләбаса! Балачагымда түккән күз яшьләрем өчен “Шуйский”ның тагы да матуррагын, яңгырашлысын кайтарган!”
...“Исәннәрмесез, ни хәлләрдә?” Тирән уйга талып, тугры дусты – яшел гармунын кочып утырган хуҗа сискәнеп китте. Хәләл җефетенә ияреп икетуган апасы килеп керде. Кочаклашып күрештеләр. Апасы гармунга ымлады. “Уйныйсыңмы?” Энесе җавап йөзеннән баш кына какты. Чем-кара күзләрен туганына төбәде: “Наласа”нымы?” Бер-берсен күз карашыннан аңларга күнеккән апа белән энекәш сихри моң иленә чумды. Әйтерсең лә вакыт тәгәрмәче кирегә, татлы-бәхетле балачакка чигенде.
“Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында.
Йөрәгемә утлар яктың,
Янам мин ялкынында...”

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: