+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 октябрь 2021, 12:00

Баласын Бресттан барып тапкан

Аны хатынның элекке ире алып киткән иде.

Баласын Бресттан барып тапкан
Баласын Бресттан барып тапкан
Нефтекамадан Галина Ш. 6 яшьлек кызын кире кайтарган. Хатынның сүзләренә караганда, аны элекке ире һәм аның яраткан егете урлаган булган. Шау-шу куптарган вакыйга сентябрь аенда булды. Бу хакта алдарак язган идек.

Социаль челтәрдәге шәхси битендә хатын кызы белән фотосын бастырган һәм «өйгә кайтабыз» дип язган. Ана кызын Брестта тапкан. Әлбәттә, кызның әтисе баланы болай гына бирергә теләмәгән. Галинага ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Хәзер хатын кызын үзеннән җибәрүдән курка. Ул ире тынычланмаячак һәм кабат Эвелинаны урларга тырышачак, дип саный.

Элегрәк язуыбызча, Нефтекамадан Галина кызының югалуы турында 15 сентябрьдә үк белдергән иде: янәсе, аны үзенең яңа сөеклесе белән элекке ире урлап киткән. Ир белән хатын язын аерылышалар, ә суд кызның әнисе белән калачагын билгели. Галина Эвелинаның әтисе белән аралашуына комачауламаса да, элекке ире баланы алып китәргә булган.

Галина сүзләренә караганда, ир-ат бала белән Америкага күчеп китәргә теләгән.

Фото: bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: