+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 октябрь 2021, 08:45

Дәваланырга килгән булганнар...

Әлшәй районындагы Шафран шифаханәсендә ике ирнең җансыз гәүдәсе табылган.

Дәваланырга килгән булганнар...
Дәваланырга килгән булганнар...
13 октябрь иртәсендә Әлшәй районының Раевка авылында урындагы халык 42 һәм 48 яшьлек ике ирнең гәүдәләрен тапкан. "Башкортстанда тыңланган" телеграмм-каналы мәгълүматлары буенча, алар Нефтекамадан Шафран авылы шифаханәсенә дәваланырга килгән булган. Мәрхүмнәр наркотиклар кабул иткән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, үлемгә дозаны арттыру сәбәпче, алар янында шприцлар табылган.

Бу факт буенча тикшерү үткәрелә, шулай ук ирләрнең үлеменең төгәл сәбәпләрен ачыклау өчен кирәкле барлык экспертизалар да билгеләнгән.

Фото:  bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: