+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 октябрь 2021, 10:40

Бер ай интеккәннән соң...

45 яшьлек хатынга ире бензин сибеп ут төрткән иде.

Бер ай интеккәннән соң...
Бер ай интеккәннән соң...

Уфада ызгыш вакытында ире бензин сибеп ут төрткән хатын үлгән. Тәненең 70 проценттан артыгы пешкән кеше пешү үзәгенең реанимациясендә бер ай ятты. Әмма табибларның бөтен тырышлыгына карамастан, вафат булган.

Бу вакыт эчендә аның ире тикшерү изоляторында була. Башта аңа үтерергә омтылуда гаеп белдерәләр, әмма, хатынның вафатыннан соң, тикшерүчеләр мәддәне яңадан квалификацияли.

- Башта ир-атка үтерергә омтылуда гаеп белдерелгән. Әмма, зыян күрүченең үлеменә бәйле рәвештә, тикшерү нәтиҗәләре буенча, аның гамәлләре аеруча каты мөгамәлә белән кылынган үтерүгә квалификацияләнәчәк, - дип аныкладылар төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 17 сентябрьдә "Дубравушка" бакча ширкәтендә була. Ир белән хатын ачуланышканнар, шуннан соң ире канистрдан хатынына бензин сипкән һәм ут төрткән. Бичараның кычкырган тавышына бакчадан кызы йөгереп кергән. Ул ялкынны сүндергән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан...


Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: