+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 октябрь 2021, 12:40

Поши да, ике кеше дә... юк

Бүген төнлә Дүртөйле районында коточкыч авария булды.

Поши да, ике кеше дә... юк
Поши да, ике кеше дә... юк
Юл-транспорт һәлакәте Дүртөйле-Нефтекама шоссесында теркәлгән. "Рено Логан" автомобиле поши белән бәрелешкән һәм юл читенә чыгып очкан. Видеотеркәү җайланмасыннан күренүенчә, поши караңгыда юлга кинәт килеп чыккан.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 58 яшьлек водитель һәм 56 яшьлек пассажир зыян күргән. Кызганычка каршы, икесе дә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәнче үк вафат булган. Поши шулай ук үлгән.

Исегезгә төшерәбез, 13 октябрьдә Учалы районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. 31 яшьлек шофер ВАЗ-2115 руле артында Белорет - Миасс юлы буйлап таулы җирдә барган һәм юлдагы атны бәрдергән. Алар икесе дә һәлак булган.

Фото: bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: