+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 октябрь 2021, 13:50

Асрамага бала бирәм...

Шушы көннәрдә Уфадан 33 яшьлек Виктория Ф. социаль челтәрләрдәге битендә үзәк өзгеч пост бастырган.

Ул өч айлык улы өчен яңа әти-әни эзли. Күпләр Виктория улыннан котылырга омтыла, дип исәпли. Кайберәүләр хәтта, ваемсыз әнигә игътибар итсеннәр өчен полициягә яки опека органнарына гариза язарга җыенган. Тик чынлыкта гына хәл күпкә җитдирәк һәм күңелсезрәк булып чыкты.

Викториянең нәселдән килгән психик чире бар икән. Шуңа да аңа баланы бирмәгәннәр. Ә ата булган кеше бала туганчы аннан баш тарткан.

Ул - эшкуар. Ә Виктория үзе - математик, шагыйрә. Кыскасы, бик укымышлы кешеләр.

Сабыйга инде өч ай. Ул нарасыйлар йортында. Виктория аңа яхшы гаилә эзли. Аның беренче баласы да опекуннар гаиләсендә тәрбияләнә. Хатын моңа бик канәгать. Менә шундый хәлләр.

Фото: mk.ru

Асрамага бала бирәм...
Асрамага бала бирәм...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: