Аны тотарга МЧС хезмәткәрләре чыккан.
Шактый зур ерткыч Академик Королев урамы районында тотылган. Аны махсус челтәр ярдәмендә генә тотсалар да, кыргый җәнлеккә ветеринар ярдәме кирәк булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветеринарлар реанимацион гамәлләр үткәргән, әмма хайван үлгән. Бүрене Иглин районына алып кайтырга һәм табигый яшәү мохитенә чыгарырга ниятләгәннәр.
Аулаган вакытта кыргый җәнлек МЧС хезмәткәрен тешләгән. Хайван котыру авыруыннан интеккәнме-юкмы әлегә билгеле түгел.
Фото: bashinform.ru