-8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 октябрь 2021, 11:05

Медведев аю үтергән

Әле ул реанимациядә.

Медведев аю үтергән
Медведев аю үтергән
Русия боксчысы Илья Медведев табигатьтә ял иткән вакытта кыргый аюны үтергән.

23 яшьлек спортчы, Иртеш елгасында балык тотканнан соң, урман аша өенә кайткан. Аның белән бергә тагын ике балыкчы булган. Ир-атларга кыргый аю һөҗүм иткән, җәнлек аларның берсен үтергән.

Шулчак Медведев кыргый хайван белән көрәшә башлый. Ул җәнлеккә пычак яралары сала, аю үлә. Һөҗүм вакытында исән калган балыкчы боксчыны дәваханәгә илтә. Хәзерге вакытта спортчы реанимациядә.

Илья Медведев - бокс буенча спорт мастеры. 2019 елның июлендә ул Русия Кораллы Көчләре чемпионатында алтын медаль яулады, 64 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң яхшысы булды.

Фото: irk.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в