Анда урнашкан 1нче мәктәпкә барлык ашыгыч хезмәтләр юнәлгән.
- Морак мәктәбенең укучыларын эвакуациялиләр. Полиция йөри, шартлаткыч салынган диләр... Кемдер шаяртамы? - дип борчыла урындагы халык.
Баксаң, мәктәп адресына янаулар чыннан да килгән, тик серле анонимнан түгел, ә шул ук мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысыннан. Башта ату куркынычы турындагы хәбәр тугызынчы сыйныфларның берсенең гомум чатына килә. Курыккан укучылар кичекмәстән укытучыларга сәер хәбәр турында җиткерә, ә тегеләре хокук саклау органнарына хәбәр итә. Һәлакәт урынына полиция, ашыгыч ярдәм һәм коткаручылар килә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча полициянең урындагы бүлегенә 9нчы сыйныф укучысын китергәннәр, ул мондый хәбәр җибәрүен таныган.
Хәзер бу хәл буенча тикшерү үткәрелә, ә хокук сакчылары укучыны мондый адымга этәрүен ачыкларга омтыла. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Фото: bashinform.ru