+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 октябрь 2021, 09:05

Коронавирусны махсус йоктырган хатын үлгән

Бер хатын үзенә һәм гаилә әгъзаларына чирне махсус йоктырып, аны җиңел формада гына кичерүгә өметләнгән.

Коронавирусны махсус йоктырган хатын үлгән
Коронавирусны махсус йоктырган хатын үлгән
Коронавирус, вакциналану һәм пандемия белән бәйле чикләүләрдән курку кешеләрне кайчагында акылсыз гамәлләргә кадәр җиткерә.

Мәскәүдә 42 яшьлек хатын, авыруны җиңел кичергән танышына барып, гаиләсенә ковидны махсус йоктырган, ул үзе, ире һәм ике кызы да авыруны җиңел кичерер дип ышанган. Эксперимент фаҗига белән тәмамлана — кызларның кечкенәсе реанимациягә эләгә, ә ана үзе үлә.

Русиядә бу - әлегә фаш ителгән бердәнбер очрак, шул ук вакытта Израильдә, әйтик, табиблар чаң суга инде. Анда ата-аналар үз балаларына мәктәпкә һәм киңкүләм чараларга ирекле йөрү хокукын бирә торган «яшел паспорт» алу өчен махсус рәвештә коронавирус йоктыра башлаган.

Фото: АГН «МОСКВА»

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: