+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 октябрь 2021, 11:48

Аек яшәргә кем дә лаек

Эчкечелек белән бәйле һәр тарих күңелсез тәмамлана һәм тәүбәгә китерә.

Аек яшәргә кем дә лаек
Аек яшәргә кем дә лаек
Суык чишмәдә
Тимерҗан үләнгә ятып черем итәргә булды. Адашкан болытлар мендәре кояшны бер яшереп, бер ялтыратып Тимерҗанның күзләрен чагылдырды. Зирек яфраклары лепердәшеп әллә үзара серләшәләр, әллә Тимерҗанны кул чапкандай каршылыйлар. Юк, үзләренә генә аңлаешлы көй көйлиләр, Тимерҗан аларны аңлап бетми, тыңлый гына. Аңлап кара. Һәр яфракның үз партиясе, яфраклар саны бихисап. Күп музыка коралларыннан яңгыраган симфоник әсәр бит ул. Әнә, кайбер яфрак тынып кала да, бераздан кабат җил­ферди башлый. Бу мизгелдә ул башка яфракларны тыңлый. Янәсе, аhәңдәш яңгырыйммы башкалар белән? Яфрак­лар­ның аhәңле җыры Тимерҗанның трактор тавышын ишетеп тупасланган колакларында бик җылы яңгырады. Йөрәккә үтеп керә торган ягымлы, аң­лаешлы яңгыраш та, моң да бар аларда.
Күпме яткандыр ул, йокы тиз генә алмады Тимерҗанны, башын төрле уйлар биләде. Тып-тын урын, җиләс һава, исерткеч тәэсире астында гәүдәсе генә түгел, һәрбер күзәнәге йокы кочагында тибрәнә башлады. Тимерҗан төшләр дөньясына чумды. Бара торгач, чишмә янына килеп җитте, учлап алып су эчте. Җәйге эссе көн булса да, су шундый салкын тоелды аңа, учлап су капкан саен бармакларын селкетте. Көмешкә­дән бушаган шешәсенә су тутырырга булды.
Шешәсен суга тыгу белән “чалт” ит­кән тавыш яңгырады. Тимерҗанга якындагы зирек агачыннан коры ботак сынып төшкән кебек тоелды. Шешәгә су тутырганда барлыкка килә торган “бүлт-бүлт” тавышы тынды. Тулды бугай дип, күтәрсә, шешә буш булып чыкты – шешә төпсез иде… Аптыраудан Тимер­җан шешәне әйләндереп карады. Көмешкә салганда бернинди дә чатнау эзе юк иде. Тимерҗан төпсез шешәне кычыткан арасына ыргытыйм дигәндә, чишмә телгә килде. Тимерҗан куркып артка чигенде, төпсез шешә тоткан кулы хә­рәкәтсез калды.
– Мин синең дошманың түгел, – дип башлады чишмә. – Күп еллар инде минем тирә-якта кешеләр иген игәләр, утын хәзерлиләр, яр буенда ял итәләр. Минем янга килә торган сукмаклар һәрвакыт такыр булды. Ә менә син, пычрак шешә тыгып, минем суны мәсхә­рәләдең. Тир түгеп тапкан икмәгеңне табигатьтә булмаган матдәгә әйләндер­гәнсең.
Бермәлне Тимерҗанга чишмә ягыннан кемдер килә кебек тоелды. “Минем янга килә торган сукмаклар…” сүзлә­реннән соң гына ишеткәннәре чишмә тавышы икәнен аңлады.
Суык чишмә. Суы гына салкын. Җа­ны юмарт, мәрхәмәтле, таулар астыннан бәреп чыгып бөтен тирә-як таби­гатьнең сусавын баса, шуңа да кояш аңа елмаеп карый. Уяусың икән, чишмә! Күзләреңне йоммадың хәмер колы алдында. Гомерең үзеңнән башланган елгалар дәвамы кебек озын булсын.
Әнисенең бер гыйбрәтле кыйссасы исенә төште. Ул аны олы абзыеннан ишеткән булган. “Абзыем күрше авылдан бал ачыта торган мичкәне җилкә­сенә салып кайтып килгән. Арыгач җиргә куеп мичкәгә утыра. Шулчак каршысына ак сакаллы, яшькелт чалма бәйләгән, якасы, чабулары алтын төсендәге кайма белән путалланган, ак җилән кигән, таякка таянган карт килеп баса: “Пычракка утырдың, улым”, – ди дә үзе күздән югала. Шул минутта уянып китте ул...
...Кояш әле югары булса да, күп кенә вакыт үткән кебек тоелды. Шешәле сумкасын тотып трактор янына килде. Тракторын кабызды да буразна буйлап китте. Чишмәнең “…минем янга килә торган сукмаклар…” дигәне колагыннан китмәде, кара каргалар, чәүкәләр “симфония”сен ишетмәде ул. Көне буе сөреп сабан, кайтып китте авылына кичкә табан.
Икенче көнне Тимерҗан тракторын чишмәдән шактый еракта туктатып, сумкасыннан коры-сары азык чыгарып капкалап алды, термостан салып чәй эчте. Бүген эшкә шешәсез килгән иде ул. Кич кайткач, ремонтлау цехына керде. Көндез домино, кәрт уйный торган өстәлдә смена тәмамлангач эшчеләр, төрле сәбәп табып, еш кына төшерергә җыелалар. Бүген дә өстәл буш түгел иде. Тимерҗанны күргәч, барысы да дәртләнеп киттеләр, бер-берсенә кул биреп күрештеләр.
– Тимерҗан, күптән инде синең урын буш, әйдә, кушыл безгә, азрак сөякләрең йомшарыр, — диде слесарь Сабит. Күп еллар бергә эшләгән иптәшләренең чакыруыннан баш тарта алмады Тимер­җан. Читкәрәк булса да өстәл янына килеп басты.
— Сал әле Тимерҗанга штрафнойны, – дип, Сабит алюмин кружканы Сабирҗан алдына куйды. Сабирҗан термостан кружкага ниндидер сыекча салды. Сыекчаның көмешкә икәнен Тимерҗан исеннән сизде. Гомерендә беренче күргәндәй кружканы кулына алды да, иреннәрен тидереп кире куйды. Әнисенең бал мичкәсе турында әйткәне исенә төште, азрак чирканып та китте.
– Тереклектә сыйлашмасаң, үлгән­нән соң елашма, – диде Сабирҗан.
– Төбенә кадәр чөмергән мәхрүм калыр гомердән, – дип җавап кайтарды Тимерҗан, чыраен сытып.
– Әйле-шәйле булып торма инде, Тимерҗан, күптән утырган юк, – дип, Сабит Тимерҗан алдындагы кружканы тотып аңа кабат сузды. “Ни булса да булыр”, дип уйлады да, Тимерҗан кружканы аударып, өстенә май ягылган күмәч кисәген капты.
Өенә кайтканда Тимерҗанның уенда тик чишмә сүзләре генә булды. Суык чишмә янына башка бармаска да уйлап куйды ул. Ничек бармыйсың инде, бригадир кушса. Тракторда булгач, сөрергә булмаса, чәчәргә җибәрерләр, кыш көне салам ташырга да туры килә.
Тимерҗан ихатага кергәндә хатыны Рәзинәнең сыер сауганын күрде. Озын муеннарын сузып, саф-саф булып тезелеп, казлар кайтты. Җиде яшьлек кызы Гөлүсә бозауны муеныннан иркәли, бозау нәни куллар сыйпавыннан ләззәт табып, башын күтәреп, муенының йә бер, йә икенче ягын кызга сузды. Бозау да, Гөлүсә дә сабыйлар гына. Бүген алар көне буе бергә булдылар. Матди байлык тудырган хезмәт чын дуслар да булдыра. Бүген сабыйлар арасында ышанычлы дуслык мөнәсәбә­те тантана итте. Әтисен күргәч Гөлү­сәнең күзләре ялтырап китте. Саф мәхәббәт кебек сабый елмаюы Тимер­җанның күңелен күтәрде.
– Әти, бүген мин аргы очта бозауны каравылладым, – дип, әтисенә каршы йөгерде. Тимерҗан кызын кочаклап:
– Әл дә син бар әле, кызым, синсез бозавыбыз көне буе ятимнәр халәтендә булыр иде, – диде. Кызы куанычыннан биегән шикелле аякларын боргалады.
Тимерҗаннар ике малай үстерделәр, икесенең дә үз тормышы, өченче булып кыз туды. Кыз туганда бөтен тирә-якның чәчкәгә күмелгән чагы иде. Шуңадыр, кызларына Гөлүсә дип исем куштырдылар. Рәзинә иренең шундый ягымлы сүзләрен ишеткәч, айнык кайтканын аңлады. Савып бетергәч, сыерның им-чәк­ләрен бозауга каптырды да, тулар-тулмас сөт чиләген Тимерҗанга бирде.
— Бик вакытлы кайткансың әле, газ баллоны буш бугай, плитәне кабыза алмадым, – дигән булды, үзе плитәне кабызып карамаса да. Өйдә баш та, түш тә Рәзинә иренең айнык кайтканын күреп, ничек булса да берәр эш кушарга тырышты. Буш вакыт тапканда чыга да китә, кибет янына бара, эзләнә башлый. Авызына хәмер эләксә, Тимерҗан чәчәктән-чәчәккә кунып нектар эзләгән бөҗәкне хәтерләтә.
Тимерҗан базга кереп баллонны күтәреп карады, кранын боргалады, кух­няга кереп плитәдә газны яндырып карады, чыгып баллонның буш түгел икәнен әйтте. Рәзинә:
– Малның астын алсаң әйбәт булыр иде, бәлки, мунча да ягып җибәрербез, кара әле, әзер утын бар микән? Тик ашыга төш, көн кичкә авышып бара, – диде.
Тимерҗан коедан мунчага су ташыды, миче янына утын китереп өйде. Рәзинә сиздермичә генә елмаеп ирен күзәтте. Бүген аның ире өйләнешкән еллардагы Тимерҗанны хәтерләтә иде.
Мунчадан соң Рәзинә өстәл әзерлә­де, бергәләп утырып ашадылар, чәй эчтеләр. Мунчада сөякләрне йомшартып чыккач, чөкердәшеп, гөрләшеп утырып чәй эчү үзе ни тора! Элек мунчадан соң Тимерҗан төшерми калмый иде, бүген исә исерткеч сорамады.
Ялда
Тимерҗан иртә таңнан күршеләре белән бәллүле матайда балыкка барырга булды. Гәрә тугаенда күптәннән булганнары юк. Тимерҗан күршесе Хәлимгә керде дә:
– Хәлим, бер банка яңгыр суалчаны китердем. Әйдә, балыкка барабыз, – диде. Хәлим шуны гына көткән икән, риза булды. Нәфиткә дә эндәштеләр.
Матайда туры юлдан гына Гәрә буена төштеләр.
– Без юкта чуртаннар, оптылар симереп беткәннәрдер инде, – дип, Хәлим сүзне балык темасына борды.
– Ай-һай, тауавыллылар җылымына эләкмәделәр микән, – дип Тимерҗан матаен шомырт куагы төбенә ышыкка китереп туктатты.
– Безгә дигәне суда йөзәдер әле, – дип, Нәфит матайдан төште, рюкзагын алып яр буена атлады. Яр буенда озак кына утырсалар да, балык чиртте, әмма кармакка алар көткән балыклар капмады.
– Җәмәгать, бүген балыклар бәйрәм ясыйдыр, әйдәгез, без дә чәй эчеп алабыз, – дип, Хәлим матай янына килде.
Өчесенә ике ярты матай арбасында ята иде. Хәлим иптәшләре килгәнче ипи кисте, һавада киптергән чабакларны гәзиткә тезде, стаканга, тутырып диярлек, көмешкә салды да, Тимерҗанга сузды.
– Кармакка зур чуртан капкач кына, – дип, Тимерҗан стаканны Нәфиткә бирде. Тимерҗанның колагында үткән көнге чишмә сүзләре чыңлый иде…
– Тимерҗан, әллә салулый башла­дыңмы? – дип гаҗәпләнде Хәлим.
– Бүресе уламый шикелле, кыстама, Хәлим, – диде Нәфит. Термостан чәй эчкәч, яр буенда тагын бераз утырдылар. Кармакларына чуртан түгел, алабуга да капмады. Чәй кайната торган котелокта берничә чабак кына ялтырап ята иде.
— Песилек бар әле, бушка килмә­гәнбез, – диде Тимерҗан.
– Алайса, этең ач торыр инде, – дип шаяртты Хәлим.
Кинәт кенә Гәрә буйлап салкын җил исте. Куаклык өстендәге кара болыт­ларның бер чите ачылып китте, көзгә борылган кояшның зәгыйфьләнә башлаган нурлары матайның фарасын ялтыратты. Хәерле юл сезгә дигәнне аңлатты шикелле ул.
Алдынгыдан – үрнәкле
Тимерҗанның Суык чишмә янында төш күргәненнән башлап күп еллар үтте. Еш кына әнисе, чишмә янындагы могҗизалы хәл исенә төшә. Ул һаман тракторда, маңгаенда да буразналар күренә башлады. Булыр шул, 60ны куып килә. Элекке әче әрем белән капланган күңел буразналарында хәзер яшеллек үсә, чәчкәләр дә күренә башлады.
Монда Илдар Юзеевның канатлы шигырь юллары бик урынлы булыр: “Бу дөньяны куа-куабыз да, тоталмыйча дөнья куябыз. Төзәл­мәслек хата-ялгышларны гомер азагында тоябыз”.
Хәзер Тимерҗанның яшәгән саен яшисе килә, һәр кичнең иртәсен, һәр төннең таңын күргән саен күрәсе килә.
Күптән түгел пенсиягә чыккан Рәзинә моңа куанып бетәлми. Иренә карый да, кинәнеп куя. Ир бәхете, артык көр булмаса да, Рәзинәне читләп үтмәде. Бала бәхете, гаилә бәхете, дөньядан ризалык канәгатьләндерде, йөзе якты булды. Сөенде күңел түрендә гөлләре ярал­ганга, мәрхәмәтле күзләр белән дусла­ры караганга. Хатын-кызга артыгы кирәк­мидер дә…
Нәдһәт Фәтхиев.
Яңавыл районының
Югары Чат авылы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: