24 октябрьдә «Урал» М5 автомобиль юлының 1335нче чакрымында "КамАЗ" белән "ВАЗ-2112" бәрелешкәннәр.
ЮХХДИ матбугат хезмәтендә аныклап узуларынча, һәлакәт нәтиҗәсендә арткы утыргычта утырган 55, 58 һәм 33 яшьлек өч хатын-кыз вакыйга урынында һәлак булган.
Благовар районыннан 35 яшьлек җиңел автомобиль йөртүче һәм аның 38 яшьлек хатыны авыр җәрәхәтләр алганнар.
Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.
Тулырак мәгълүмат ачыклана.
Фото: bash.news.ru