«Стерлетамакский рабочий» гәзите мәгълүматлары буенча, бүген төнге өчтә «112» хезмәтенә бер ирнең өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшүе турында хәбәр килгән.
Тикшерү-оператив төркем, урынга чыгып, ирнең исерек хәлдә булуын ачыклаган.
Моннан тыш, зыян күрүчедә COVID-19 чире ачыкланган, аның үпкәләре 60 процентка зарарланган. Авыруны 1нче шәһәр дәваханәсенә илткәннәр, анда аны реанимациягә урнаштырганнар.
Кеше ничек исән калырга белмәгән заманда шушындый хәлләр дә очрый.
Фото: gorobzo.ru