+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 октябрь 2021, 13:30

Егылган да үлгән

22 яшьлек егеткә ни булырга мөмкин?

Егылган да үлгән
Егылган да үлгән
Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәре урамында Башкортстанда туып-үскән 22 яшьлек егет вафат булган.

Бу хәл 25 октябрь кичендә Ломоносов урамында булган. Вакыйга шаһитлары сөйләгәнчә, егет кинәт егыла һәм тормыш билгеләре бирүдән туктый. Үтеп баручылар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан.

– Ул китеп барганда кинәт кенә йөзе белән алга егылды да үлде. Мин пульсын тикшердем - ул юк иде. Капюшонын салдырдым, ә аның күзләре ачык... - дип уртаклашкан шаһит.

Табиблар яшь кешенең үлеменең сәбәбе кинәт йөрәк туктавы булуын ачыклаган, әмма аның нидән туктаганлыгы әлегә билгеле түгел.

Фото: bash.news.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: