Казанда әбиләрне көчләгән һәм үтергән маньяк-геронтофилга гаепләү белдерелгән. Ул - Татарстанда яшәүче 38 яшьлек Радик Таһиров. Тикшерүчеләр фикеренчә, ир Идел буе, Урал һәм Үзәк федераль округларының төрле шәһәрләрендә өч дистәдән артык өлкән яшьтәге хатын-кызның гомерен өзгән. Үзе ул өлкән яшьтәге 25 хатынны үтерүен таныган.
Искәртеп узабыз: сексуаль маньяк үзенең корбаннарын Уфа, Казан, Пермь, Йошкар-Ола, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Чиләбе, Иваново, Киров, Ижау һәм хәтта Мәскәүдә таба. Ул «хрущевка»да яшәүче 75 яшьтән 90 яшькә кадәр ялгыз әбиләргә һөҗүм итә. Секс-террорчы башта ялгыз пенсионерлар турында белешмә җыя, аларны подъезд янында көтеп тора, ә аннары социаль хезмәт яисә урындагы ЖЭУ хезмәткәре буларак, башта фатирларга үтеп керә, аннары көчли һәм буып үтерә.
Башкортстан башкаласында маньяк 2012 елның 24-28 сентябрендә өч пенсионерның гомерен өзгән.
- Корбаннарны очраклы гына сайлап алдым, - ди Радик Таһиров сорау алу вакытында. - Подъезд янында каршы алдым, кибет янында очраттым. Аннары өйләренә кадәр озата бардым. Кайчагында алар үзләре чакырды, кайчагында үзем керергә теләк белдердем. Үземне идарәче компания хезмәткәре, яки вентиляция шахтасын чистартучы дип таныштырдым...
Ирне хокук сакчылары 10 ел дәвамында эләктерә алмаган. Секс-киллер җинаятьтән соң ук видеокүзәтү камераларына эләккән, тик аны тота алмаганнар. Маньяк турындагы мәгълүматлар өчен хокук сакчылары хәтта өч миллион сум акча вәгъдә иткән булган.
Нәтиҗәдә, 2020 елның декабрендә көчләүче һәм үтерүче геронтофилны генетик экспертиза нәтиҗәсе ярдәмендә тоткарлыйлар.
Фото: mk.ru