-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 октябрь 2021, 07:40

Баласын асрамага бирергә җыенган иде...

Күптән түгел бөтен Башкортстанга 32 яшьлек уфалы Викториянең тарихы яңгырады: ул алты айлык баласына яңа гаилә эзли иде...

Баласын асрамага бирергә җыенган иде...
Баласын асрамага бирергә җыенган иде...
Берничә көн элек хатын үзенең бәласе турында сорашучыларга рәхмәт әйтте һәм, хәзер барлык мәсьәләләрне дә опека органнары хәл итә, дип белдерде.

- Мин балага гаилә сайлауга берничек тә йогынты ясый алмыйм, шуңа күрә миңа язу мәгънәсез. Ярдәмегез өчен барыгызга да рәхмәт, - дип язган Виктория социаль челтәрләрдәге битендә.

Виктория баласын бик теләп таба. Тик психик авыру сәбәпле, хатын аны мөстәкыйль рәвештә тәрбияли алмый, шуңа күрә тууга ук сабыйны Нарасыйлар йортына алалар. Ә менә аны алып тәрбияләрлек ире яисә туганнары юк.

Хатын шушы хакта язгач, аны бик нык тәнкыйтьләделәр, башкача беркайчан да бала тудыра алмавын теләделәр һәм хәтта полиция һәм прокуратура белән янадылар. Нәтиҗәдә, хатын социаль челтәрләрдән постны алып ташларга мәҗбүр булды...

Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: