Акъяр авылында эретеп ябыштыру баллоны шартлаудан зыян күргән малайларның әти-әниләре Тикшерү комитетының Башкортстан буенча бүлеге җитәкчесе белән очрашты. Быел 17 августта республиканың Хәйбулла районы үзәгендә булган коточкыч фаҗига алты яшьлек баланың гомерен өзде. Икенче малай исән калган, тик җиде яшьлек сабыйның тәненең 50 процентка якыны пешкән.
Хәзер тикшерүчеләр "ваемсызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салган яисә аның үлеменә китергән гамәл" мәддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерә. Әлеге вакытта эштә шикләнелүче - янгын сагы хезмәткәре бар, ул хезмәттәшләре белән бергә төтен чыгарган баллонны сүндергән һәм урамда калдырган.
Кичә ике малайның әниләре Тикшерү идарәсенең Сибай бүлеге җитәкчесе белән очрашты, анда аларга фаҗиганең хәл-шартлары турында сөйләделәр һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Тикшерү версиясе буенча, ул көнне янгын сагы хезмәткәрләре гаражга чакыруга килгән. Янгын вакытында алар эчтән җиңел ялкынсынучы матдәле "мичкә" алып чыгып, аны караучысыз калдырган. Шул ук көнне кич белән мичкәдәге матдә янып китә һәм янәшәдә булган малайларны пешерә. Нәтиҗәдә, берсе һәлак була.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, экспертизалар һәм тикшерү эшләре алып барыла.
Фото: bashinform.ru