-15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 октябрь 2021, 10:45

Әбекәйгә ни булган?

Уфада бер әби югары каттан кибет түбәсенә егылып төшкән.

Әбекәйгә ни булган?
Бу хәл Октябрь проспекты буенча 81/2 санлы йорт янында булган. Беренче катта урнашкан кибетнең түбәсенә кеше егылып төшкән. Һәлакәт булган урынга оператив рәвештә коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм килгән.

Баксаң, дүртенче каттан 80 яшьлек пенсионер егылып төшкән икән. Аны тиз арада түбәдән төшерәләр һәм медикларга тапшыралар. Зыян күрүче дәваханәгә салынган.

Фото: bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева