+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 октябрь 2021, 14:17

"Кызым фатирдан куып чыгарды..."

66 яшьлек хатын, үз фатирын кызы исеменә яздыргач, урамда торып калган.

"Кызым фатирдан куып чыгарды..."
"Кызым фатирдан куып чыгарды..."

Бу гаҗәп хәл Уфада булган. Моның турында бер ир-егет "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язган.

"Ике көн элек Уфа үзәгендә бер әби каршыга очрады. Күренеп тора: өшегән, үзе ач. Аның сүзләренә караганда, кызы фатирыннан куып чыгарган. Иң башта фатирын әби кызы исеменә яздырган. Имеш, ул үлгәч, фатир аңа калсын. Әмма кызы аның үлемен көтеп тормаган. Әнисен аннан куып чыгарып, фатирны сатарга куйган.

Бу хәлне ишеткәч, шаккатым... Аны бер ашханәгә алып кереп ашаттым һәм бу хәл турында махсус хезмәтләргә хәбәр иттем. Бүген шул урыннан үттем, аны күрмәдем. Бәлки, махсус хезмәтләр аңа ярдәм итә алгандыр....", дип язган ул.

Фото: pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: