+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 октябрь 2021, 08:20

“Куркабыз...”

Ырынбур өлкәсендә өч яшь гомерне өзгән бәндә аңа кадәр кызларны күзәтеп йөргән һәм танышырга теләгән.

“Куркабыз...”
“Куркабыз...”
30 сентябрь төнендә Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә өч студент кызны үтерделәр. Алар республиканың Баймак һәм Күгәрчен районнарыннан килгән якташларыбыз булып чыкты.

Берникадәр вакыттан соң җинаятьтә шикле Александр Лазарев кулга алынды. Тикшерү аңа 5 авыр мәддә буенча гаепләү белдергән, хәзер бу бәндәгә гомерлек төрмә яный. Тикшерү фаразы буенча, сентябрьнең соңгы көнендә Александр Лазарев кызларны көчләгән һәм үтергән, ә аннары аларның фатирына ут төрткән. Җәлладның корбаннары — Күгәрчен районыннан 18 яшьлек Әдилә Кәримова, Баймак районыннан 17 яшьлек Айгизә Өметкулова һәм 19 яшьлек Зөлфия Саникина.
Шунысы аптырата: кызларның туганнары фаҗига турында очраклы рәвештә генә белгән. “Миңа беркем дә хәбәр итмәде. Социаль челтәрләрдән белдем. Баймак районыннан ике кыз, Күгәрчен районыннан бер кыз, диелгән иде. Йөрәгем “жу” итеп китте. Шунда ук аңладым, тик, бәлки, дөрес түгелдер, дип өметләндем. WhatsApp аша сыйныф җитәкчесенә яздым. Ул башта фамилияләрне сорады, аннары юкка чыкты. Җавап бирмәгәч, аңладым инде... Бераздан туганнарым хәбәр итте”, — дигән Айгизә Өмет­кулованың әнисе Минзәлә “БСТ” телеканалы хәбәрчесенә.
“Комсомольская правда”дан ниндидер журналист шалтыратып әйтте, мин ышанмадым. Аннары абый шалтыратты... Көн саен кызым белән видеоэлемтә буенча сөйләшеп торгач, ышанасым килмәде. Ул бит әйбәт, шат күңелле бала иде...”, — дип күз яшьләренә буыла Әдиләнең әнисе Зәкия.
Зөлфия Саникинаның язмышын укырга кергәндә нибары бер балл җитмәү билгели. Һәлак булган дуслары кебек үк, ул да балачактан тормышын медицина белән бәйләргә хыяллана: документларын Сибай медучилищесына тапшыра, тик бюджетка конкурстан узмый. Кызның гаиләсе аның укуын коммерция нигезендә тарта алмаганга, күрше төбәктә укырга керергә туры килә. Шулай итеп ул “шәфкать туташы эше” юнәлеше буенча укый башлый, анда Әдилә һәм Айгизә белән таныша.
Коточкыч төн алдыннан Зөлфия әнисенә телефон аша үтерүче турында сөйләргә өлгергән. “Сөйләшкәндә ул хәзер өйдә генә утыруларын әйтте, чөнки Гайда ниндидер педофилмы, төрмәдә утырган кешеме пәйда булган, алар кемнеңдер йөргәнен ишеткәннәр. “Куркабыз, урамга чыкмаска тырышабыз”, диде”, — ди Зөлфия Саникинаның әнисе Люция.
Фаҗигагә бер атна кала Зөлфия генә түгел, Айгизә дә әнисенә һәм дусларына үзләре белән сөйләшергә теләгән, я тәмәке, я телефон номерын сораган “тюремщик” турында язган. Кызлар аны читләтеп үтә, ә соңрак ул студентларны күзәтеп йөри, хәтта училищеда дәресләр беткәнен көтеп тора.
Берничә көн алдан Айгизә, Әдилә һәм Зөлфия фатирда шикле тавышлар ишетә башлый. Аларның сүзләренә караганда, тавышлар төннәрен кухнядан ишетелгән, бу хакта үзенең дус кызына Айгизә хәтта җинаятькә бер-ике сәгать кала да зарланган. Тик бу аларның уйлап чыгарган фантазиясе түгел, ә җинаятьче тормышка ашыра башлаган куркыныч план булып чыга.
“Мәетне алырга барганда безнең туганыбыз тәрәзә рәшәткәсенең алынуын (кызлар беренче катта яшәгән), ә аннары болтларның кирегә дөрес тыгылмавын күргән һәм кемнеңдер, рәшәткәне күтәреп, шуннан керә алуын аңлаган. Кызлар ниндидер тавыш ишеткән, гади тавыш түгел, ә кемдер тәрәзә аша үтеп кергән кебек булган. Аннары тәрәзә янына килеп караганнар, ул ачык булган, аны бикләп, кире йокы бүлмәсенә кергәннәр. Кызым нәкъ менә шул вакытта иптәшенә язган да инде. Бу — үтерү төнендә, 12 сәгатьләрдә булган хәл”, — ди Айгизәнең әнисе.
Александр Лазарев тоткарланганнан соң беренче тәүлекләрдә үк җинаятен таныган һәм кызларны пычак кадап үтерүе турында белдергән. Әти-әниләре һәм дуслары сүзләренә ышансаң, чыннан да, үтерүче башта аларны күзәтә, аннары фатирга керү һәм коточкыч ниятен тормышка ашыру өчен тавышсыз ысул уйлап таба. Күршеләре сүзләренә караганда, студентлар аерым игътибар җәлеп итмәгән, кунаклар чакырмаган, нигездә, өйдә утырган һәм уку белән шөгыль­ләнгән.
Үтерүче, фатирга ут төртеп, чын мәгънәсендә, үзе дә янган. Югыйсә, анда әле мәетләр күпме ятар иде — билгесез, ә менә төтенне күршеләре тиз сизеп алган һәм янгын сүндерүчеләрне чакырткан. 17 яшьлек Айгизә я фатир янып киткәч соңгы мизгелдә аңына килгән, я җинаятьче чыгып киткәнче үлгәнгә салышып яткан — монысын без инде белмәячәкбез. Кыз ярдәм эзләп урамга йөгерә, әмма йөз метр ара үтүгә кан югалтудан ава, яки аны үтерүче куып тота...
Шушы хәлләрдән соң Александр, якындагы палисадникка кереп, канлы киемнәрен коега ташлаган һәм яланаяк өенә кайткан. 3 октябрьдә коеда ирнең әйберләре табылган һәм молекуляр-генетик анализ ярдәмендә тикшерүчеләр шикләнелүченең шәхесен ачыклый алган – бу элек хөкем ителгән Александр Лазарев булып чыккан.
Кызларга “тюремщик” турында сүзләр очраклы гына килеп ирешмәгән, чөнки ул җинаять урыныннан берничә йорт аша гына яшәгән. 30 мең халкы булган шәһәрдә Александр — чагыштырмача яңа кеше. Моңа кадәр ир Орскида гомер иткән. Җәй башында төрмәдән чыгарылган, анда кеше үтергән өчен 9 ел утырган. Александр досьесыннан күренгәнчә, колониядә ул берничә тапкыр режимны бозган, әйтик, эштән баш тарткан, тыелган әйберләр саклаган. Әмма шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүгә гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килүгә, ир үз-үзен тотышын үзгәртә. Тегүче белгеч­леге ала һәм хәтта хат буенча танышкан хатынга өйләнә, ә 2017 елда аларның кызлары туа. Төрмәдән чыккач, ир хатыны янына Гайга күченә...
Куркабыз... Кызлар үзләренә ниндидер хәвеф янаганын сизенгәннәр инде. Чаң сукмасалар да, бу хакта белдерергә тырышканнар. Кызганычка каршы, аларның якыннары да, дуслары да моның бу кадәр фаҗигагә китерәсен аңламаган...


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: