+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 октябрь 2021, 07:45

Уфада җинаятьче мәет белән яшәгән

Слесарь бер ай шешәдәшенең мәетен яшереп тоткан.

Уфада җинаятьче мәет белән яшәгән
Уфада җинаятьче мәет белән яшәгән
30 сентябрьдә полициягә бер хатын мөрәҗәгать иткән. Аның 34 яшьлек өйдәше югалган, ул өйдән 16 сентябрьдә чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Хокук сакчыларына ул ирнең элек тә югалуы, тик һәрвакыт кире әйләнеп кайтуы турында әйткән. Гариза тапшырганнан соң, Тикшерү комитеты кеше үтерү турында җинаять эше кузгаткан.

Хокук сакчылары югалган кешенең танышларыннан сораштыра, ул яшәгән районда ишегалларын әйләнеп чыга, телефон сөйләшүләренең мәгълүматларын анализлый һәм ахыр чиктә шикләнелүчегә чыга. Ул 49 яшьлек слесарь булып чыга - ул шул ук районда яши һәм нәкъ менә аның белән шаһитлар зыян күрүчене соңгы тапкыр күрә.

– Шикләнелүче яшәгән фатирны карау барышында балконда югалган ирнең мәете табылган, – дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетына. - Тиздән җинаятьче тоткарлана һәм җыелган дәлилләр астында үтерүне таный.

Тикшерү версиясе буенча, җинаять 17 сентябрьдә булган. Шикләнелүче һәм зыян күрүче урамда танышкан һәм беренчесе аны өенә эчәргә чакырган. Табында алар арасында ызгыш чыккан. Аның барышында фатир хуҗасы металл торба белән берничә тапкыр кунакның башына тондыра, ә аннары йокларга ята. Алган җәрәхәтләрдән соңгысы вафат була. Берничә көннән соң җинаятьче мәетне махсус сатып алынган полиэтиленга төреп, өстенә известь сибеп, балконда яшергән. Ай дәвамында слесарь мәрхүмнең гәүдәсе белән бергә яшәгән. Иртәнге сәгать унда эшкә киткән, ә кич белән өенә кайткан.

Хәзер зыян күрүченең мәете судмедэкспертизада. Тоткарланучы белән тикшерүчеләр әле дә эшли. Аңа иреген чикләү чараларын сайлау турында мәсьәлә хәл ителә.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: