Кичә Федоровка районында "Lada Granta" автомобиле юлга чыккан атка килеп бәрелгән һәм шуннан соң юл читенә чыгып очкан.
ЮХХДИның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, "Гранта" руле артында 19 яшьлек егет булган. Мөгаен, хайван юлга кинәт килеп чыккандыр.
Водительне төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китергәннәр. Ат авария урынында үлгән. Хәзер Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу хәлнең сәбәпләрен, хәл-шартларын ачыклый.
Фото: bash.news.ru