+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 ноябрь 2021, 09:20

Туган көнендә иренең сөяркәсен үтергән

Салават шәһәрендә 36 яшьлек хатын ирен көнләп, бер хатынга пычак кадаган.

Туган көнендә иренең сөяркәсен үтергән
Туган көнендә иренең сөяркәсен үтергән
Аңа каршы кеше үтерү турында җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте республиканың Тикшерү комитеты.

30 октябрьдә шикләнелүче үзенең туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм вакытында ул ире белән талашып, фатирдан чыгып китә. Икенче көнне әйләнеп кайткач, ул ире янында 28 яшьлек хатынны тота – бу җәһәттән хатын-кызлар арасында ызгыш килеп чыга, шуннан соң хуҗабикә чыгып китә.

Шул ук көнне кич белән ул исерек килеш янә фатирга килә. Зыян күрүче әле шунда була һәм шикләнелүче аны кухняга мөнәсәбәтләрне ачыкларга чакыра.

Хатыннар арасында конфликт килеп чыга, аның барышында шикләнелүче пычак алып, көндәшенең күкрәгенә кадый. Зыян күрүче фатирдан чыгып китә, әмма баскыч мәйданында егылып җан бирә.

Үтерүче гаебен таныган.

Фото:  bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: