+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 ноябрь 2021, 18:35

Ялгыз хатынның мәете биш көн яткан

Сез үз күршеләрегезнең хәлен беләсезме?

Ялгыз хатынның мәете биш көн яткан
Ялгыз хатынның мәете биш көн яткан
Стәрлетамакта Артем урамындагы биш катлы йортта яшәүчеләр инде берничә көн сәер күренешне манзара кылырга мәҗбүр. Йорт тәрәзәләре астында бик күп чүп-чар җыелган, аларны бер тәрәзәдән ташлыйлар. Җил тирә-юньгә чүпрәкләрне, полиэтилен кисәкләрен тарата, коточкыч ис булу сәбәпле, йортта яшәүчеләрнең берсе дә форточка ачарга җөрьәт итми.

Әлеге фатирда "Плюшкин" синдромлы 63 яшьлек хатын-кыз яшәгән икән. Чүплекләрдән ул өенә төрле чүп-чар ташыган, ә үлгәч, 5 көн тирәсе чүп-чар өемендә яткан. Сасы истән сулап булмый башлагач, күршеләр фатирга үтеп кергән һәм ярым таркалган мәетне тапкан. Аннары ерак туганнарына хәбәр иткән.

- Бу ханымның исеме Рамилә, аңа нибары 63 яшь иде. Ире дә, балалары да юк иде, гел берүзе генә яшәде, песиләрне ашата иде. Ул бик игелекле, беркайчан да аннан бернинди дә начар сүз ишетмәдек. Бер генә сәер хәл иде: Рамилә элек урам себерүче булып эшләгән һәм бөтен чүп-чарны үз өенә ташыган. Нәтиҗәдә, бөтен фатир чүп-чар белән тулган иде, - дип сөйли Владислав.

Күп кенә комментаторлар билгеләп үткәнчә, пандемиядә мондый очраклар тиздән гадәти булачак, чөнки берәү дә карамаган ялгыз өлкәннәр бик күп.

- Үз мәйданчыгыңдагы күршеләрне булса да белергә кирәк. Телефон номерлары белән алмашырга, кайчагында хәлен белергә кирәк, - дип билгеләп үтә кешеләр.

фото:  mk.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: