+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 ноябрь 2021, 08:10

Моргтан килеп алучы юк...

Салаватта ахирәте тарафыннан үтерелгән хатынның шәхесе ачыкланды.

Җинаятьтә шикләнелүче 30 октябрьдә туган көнен билгеләп үтә һәм ире белән әрләшә, аннан өйдән чыгып китә. Ә кайткач, ирен ахирәте белән тота.

Хатын-кызлар арасында конфликт килеп чыга, ул шул ук көнне кичен үтерү белән тәмамлана. Җинаятьче дустын кухняга сөйләшүгә чакыра һәм аңа пычак чәнчә. Ул яшеренми, хокук сакчыларын көтеп ала һәм үз гаебен таный.

Һәлак булган 28 яшьлек Екатеринаның гәүдәсе әлегә кадәр моргта, мәрхүмәнең дуслары аны тиешенчә җирләү өчен акча җыя.

- Катя - ятим бала. Аның бездән башка беркеме дә юк. Кызы бар иде, әмма Катяны ана хокукыннан мәхрүм иттеләр, хәзер бу кыз башка гаиләдә үсә, аңа 10 яшь, - дип сөйли аның танышы. – Акча җыеп, җирләү белән үзебез шөгыльләнмәсәк, аны йортсыз кебек җирләячәкләр, шуңа күрә без битараф булмаган кешеләрнең ярдәменә өметләнәбез.

Шулай ук мәрхүмнең дуслары хәзер фатир мәсьәләсе белән дә шөгыльләнә – Екатерина ятим буларак фатир алган һәм хәзер ахирәтләре аны кызына калдырырга тели.

Фото: kp.ru

Моргтан килеп алучы юк...
Моргтан килеп алучы юк...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в