+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 ноябрь 2021, 17:45

"Оҗмахта улым белән очрашачакмын!"

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинованы рәнҗеткәннәр.

"Оҗмахта улым белән очрашачакмын!"
"Оҗмахта улым белән очрашачакмын!"
Бер инстачы йөзенең ямьсез, бетчәле булуы турында комментарий калдырган. Лилия әлеге кешегә Инстаграм сәхифәсендә пост белән җавап биргән.

«Кешеләр, акыллырак булыгыз. Сез ни өчен үзегезне үзегез оятка калдырасыз? Юк, дусларым, мин сезгә түгел, ә үземә: «Сезнең йөзегез куркыныч, фу бетчәләр, сезгә дәваланырга кирәк», - дип язган кешегә мөрәҗәгать итәм. 

Сез, чыннан да, мин әлеге бетчәләремне күрмим дип уйлыйсызмы? Аларның каян килгәнен сөйлимме соң? 

2000 елда «Мин автор» фестивале узды. Мин анда, әбиемнең портретын ясап, лауреат исемен яуладым. Бүләкләү тантанасы Яшел Үзән шәһәрендә үтте. Бәйрәмнән соң өйгә кайтып барганда безнең машина йөртүчебезне документларын тикшерер өчен полиция хезмәткәре туктатты. Шул рәвешле, Яшел Үзәннән Буага кадәрле сәгать ярымлык юл билгесез сәгатькә сузылды. Чөнки ул көнне дә, бүгенге кебек, кешелексезлек белән очраштым. Полиция хезмәткәрен машинада балигъ булмаган ике бала утыруы һәм машинаның җылыткычы эшләмәве бөтенләй борчымады. Өйгә кайту белән мин бронхит белән авырдым. Аның нәтиҗәсендә битемдә шушы бетчәләр калды.  

Беләсезме, мин алардан оялмыйм. Алар миңа гомеремнең бер мизгелен хәтеремдә сакларга ярдәм итә. Кайчандыр әни булуым һәм оҗмахта улым белән очрашачагымны исемә төшереп торучы кесарев кисеме җөе кебек», — дип язган ул.

Инстаграм дуслары, шагыйрәнең эчке дөньясының искиткеч матур булуы турында комментарийлар калдырып, юк-бар сүзләргә күңелен төшермәскә кушкан. Алар бу кешенең кешесезлегенә шаккаткан.

«Мин елыйм… Кешенең (әгәр дә аны шулай атап булса) йөрәксезлегеннән елыйм…», — дип язган берсе.

Фото:  intertat.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: