-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 ноябрь 2021, 20:20

Яман шеш 18 яшьлек кызны алып китте

Нефтекамада бер елга якын бот сөяге саркомасы белән көрәшкән 18 яшьлек Александра Галимҗанова вафат булды.

Яман шеш 18 яшьлек кызны алып китте
Яман шеш 18 яшьлек кызны алып китте
Кызганычка каршы, авыру нык көчәя һәм бик күп метастазалар бирә, тик кыз ахырга кадәр, һичшиксез, терелә алачагына ышана.

Саша тезе авыртуга беренче тапкыр былтыр августта зарланган, тик табиблар бу спорт травмасы нәтиҗәләре, дип әйткән. Озак та үтми авырту түзеп тора алмаслык була башлый, ә Яңа елга кадәр кыз бот сөяге сынып дәваханәгә эләгә һәм башкча караваттан тормый. Күп санлы "химия " һәм операцияләр нәтиҗә бирми, шеш дәвалауга бирешми, әмма Саша табиблар ярдәм итә алачак, дип ышана. Ахыргача кыз елмая һәм шаярта һәм бөтенесенә дә тиздән аякка басачагын вәгъдә итә. Кызганычка каршы, могҗиза булмый калды.

- Ахырга кадәр синең җиңүеңә ышандым. Бичара кыз. Шулкадәр яшьлек, шулкадәр матурлык... Авыр туфрагың җиңел булсын!. Әти-әниеңә сабырлык һәм көч телим, ихлас күңелдән кайгы уртаклашам. Я Раббым, балаларыбызны сакла! Балалар үләргә тиеш түгел! - дип кайгыра Александраның дуслары.

Фото: gorobzor.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: