+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 ноябрь 2021, 09:40

"Балаларны тәрәзәдән чыгарып кына өлгердек..."

Башкортстанда күпбалалы гаилә янгында чак кына үлми калган.

"Балаларны тәрәзәдән чыгарып кына өлгердек..."
"Балаларны тәрәзәдән чыгарып кына өлгердек..."
6 ноябрь төнендә Әбҗәлил районының Әскар авылында кечкенә өч баласы булган ир белән хатын йокларга җыенганда көтмәгәндә өйдә янгын чыккан.

- Апам балалар белән бергә йокы бүлмәсендә булган. Көтмәгәндә бөтен йортта ут сүнгән. Берничә минуттан соң ул түбәнең инде януын күреп алган. Шунда ук түшәм ялкынлана башлаган. Бәхеткә, күршеләр йокламаган булган. Алар апамнарга тәрәзә аша чыгарга ярдәм иткән. Ире ут сүндерү өчен колонкага ташланса да, ут булмагач, колонка эшләмәгән. Шулай итеп, 10 минут эчендә өйсез урамда калдылар, - дип сөйләгән хатынның туганнары.

Хәзер янгыннан каза күрүчеләрне туганнары сыендырган. Гаилә алга таба ничек яшәргә белми: йорт тулысынча янып беткән һәм яңадан тергезелә алмый. Барлык әйберләр, документлар, акча, техника көлгә әйләнгән, утта балалар яраткан кечкенә ике песи баласы да һәлак булган.

Хәзер Закирҗановлар гаиләсе ярдәмгә бик мохтаҗ. Әгәр сез гаиләгә ярдәм итәргә теләсәгез, кулдан килгәнчә өлеш кертә аласыз (карта Закирьянова Земфира Салимьянова исемендәге 8(917) 456-87-08 номерына бәйле).

Фото: tass.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: