Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 ноябрь 2021, 09:45

Кыйгыда яшь егетнең үлеменә кем гаепле?

Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында яшәүче 25 яшьлек егетне эзләү тәмамланды.

Кыйгыда яшь егетнең үлеменә кем гаепле?
Кыйгыда яшь егетнең үлеменә кем гаепле?
Русланның якыннары хәбәр иткәнчә, аның гәүдәсен өйдән ерак түгел табып алалар. Яшь егетнең үлеменең сәбәбе әлегә билгесез.

Руслан 2 ноябрьдә үк сәер шартларда югалган иде. Кич белән егет әти-әнисенә, дусларым белән йөриячәкмен, дип чыгып китә.

Төнге 2ләрдә Руслан өенә кайтырга чыга, хәтта әнисенә шалтыратып, тиздән өйдә булачагын әйтә. Ләкин кайтып җитми.

Билгеле булганча, яшь кеше бума чирле була. Бәлки, аның хәле начарайгандыр, ә ярдәмгә килергә беркем дә булмагандыр...

Фото: bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в