-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 ноябрь 2021, 14:30

Машинаны әтисе бүләк иткән булган...

Дүртөйле районындагы кичәге авариянең нечкәлекләре билгеле булды. Анда яшь кыз һәлак булды, тагын берничә кеше дәваханәгә салынды.

Исегезгә төшерәбез: Дүртөйлегә керү юлында Шаран районында яшәгән 19 яшьлек кыз идарә иткән «Лада Гранта» һәм 40 яшьлек кеше руль артында булган «Хендай Крета» бәрелешәләр. Бәрелүдән ике машина да юл читенә чыгып оча. "Лада" машинасы водителе ашыгыч ярдәм килгәнче үлә, 19 яшьлек пассажирын аңсыз хәлдә дәваханәгә алып китәләр.

Медицина ярдәме чит ил машинасының өч пассажирына да кирәк булган, шул исәптән 16 һәм 10 яшьлек ике кызга да.

Хәзер юл полицейскийлары тикшерү үткәрә.

Һәлакәттә 19 яшьлек студент кыз һәлак булган. Кыз БашДУның Бөре филиалындагы педагогика факультетында укыган һәм бу көнне иптәше белән бергә Бөрегә уку практикасына китеп барган булган. Мөгаен, фаҗиганең сәбәбе бозлавыктыр.

- Машина йөртү стажы 10 ай гына булса да, ул һәрчак бик сак йөри иде. Тизлекне беркайчан да арттырмады, барлык кагыйдәләрне дә үтәде. Бу машинаны аңа әтисе бүләк итте, һәм кызы моның белән бик горурланды һәм машинасын саклады, - дип сөйләгән һәлак булган кызның дусты.

Фото: kp.ru

Машинаны әтисе бүләк иткән булган...
Автор:Резеда Галикәева