+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 ноябрь 2021, 11:00

Телефонын ярда калдырган, үзе суда...

Башкортстанда сәер шартларда югалган балыкчының мәетен тапканнар.

Телефонын ярда калдырган, үзе суда...
Телефонын ярда калдырган, үзе суда...
48 яшьлек балыкчы 6 ноябрьдә кич белән Краснокама районында юкка чыга. Аның МЧСка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иптәшләре сүзләренә караганда, ир кичке алтылар тирәсендә моторлы резина көймәдә Агыйдел елгасы буенча йөзгән. Шул ук вакытта ул үзенең телефонын балыкчы вагонында калдырган.

Югалган кешене эзләү өчен республика коткаручылары һәм Эчке эшләр министрлыгының Агыйдел шәһәре буенча бүлеге хезмәткәрләре чыккан.

Әлеге хәл буенча тикшерү бара.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: