+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 ноябрь 2021, 17:47

"Минем бала синекеннән яхшырак..."

Балалар бакчасында ике хатын-кыз сугышкан.

"Минем бала синекеннән яхшырак..."
"Минем бала синекеннән яхшырак..."
Бу хакта анда эшләүче тәрбияче "Вконтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Инде өч ел дәвамында балалар бакчасында эшлим. Ике көн элек олы яшьтәге ике хатын-кызның балаларының уңышлары өчен сугышканын күрдем. Балалар үзара дус булса да, әниләре бер-берсен күптән күрә алмый иде. Монысында балаларын киендергәндә урын бүлешә алмаган өчен сугышып киттеләр.

Үзебез генә аера да алмадык, полиция хезмәткәрләрен чакыртырга туры килде.

Әмма бу хәл-вакыйгада балалары жәл. Алар әниләре өчен үзара сөйләшмәскә тиеш. Ә бу вакыйганы кичергәннән соң, алар зур психик тайпылыш алырга мөмкин бит. Кая бара икән бу дөнья..." - дип язып калдырган ул.

Фото: thoughtsabout.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: